Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ-информ

Ютазы районы ЮХИДИ хезмәткәрләре патрульгә чыкты

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президентының 6 апрельдәге Указы нигезендә административ хокук бозулар буенча беркетмәләр төзергә вәкаләтле затлар даирәсе шактый киңәйтелде. Шуның нигезендә, ТР Президенты үз-үзеңне изоляцияләү вакытында шәһәрләрдә патрульлек итүне көчәйтергә кушты.

Оператив штабның кайнар линиясенә республика халкын борчыган күп санлы шалтырату килә. Кешеләрне Махсус санитар-эпидемиологик режим вакытында урамнарда кешеләр күп булуы борчый. Үз сәламәтлекләре өчен куркып, алар чаралар күрүне сорый.

Шуңа бәйле рәвештә бүген Ютазы районы ЮХИДИ хезмәткәрләре Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре белән берлектә рейдка чыкты.

Бүгенге көндә Административ хокук бозулар Кодексының 20,6.1 маддәсенең 1 өлешенә ярашлы “Әлеге Кодексның 6.3 маддәсендәге 2 өлешендә каралган очраклардан тыш, гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы булган территориядә югары әзерлек режимын керткәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү” административ хокук бозулар кодексы нигезендәЮтазы районы буенча тугыз административ тәртип бозу очрагы ачыкланган. Аларга беркетмәләр төзелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев