Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ-информ

Ютазы районында “Игътибар - балалар!” кисәтү чарасы старт алды

Балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан, 2020 елның 6 сентябренә кадәр Татарстан Республикасында «Игътибар - балалар!» чарасы старт алды.

2020 елның 7 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 238 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда биш кеше һәлак булган һәм 254 кеше яраланган. Ютазы районы территориясендә 2020 елның 7 аенда балигъ булмаганнар зыян күргән юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән.

Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау һәм булдырмау, җәяүлеләргә өстенлекләр бирмәү, җәяүлеләрнең үзләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу буенча рейдлар үткәрү планлаштырылган.

"Игътибар - балалар!» балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын кисәтүгә юнәлдерелгән акцияләр, районның белем бирү оешмаларында ата-аналар җыелышлары, әңгәмәләр үткәреләчәк. Яктылык кайтаручы элементларга аерым игътибар биреләчәк.

Лидия ЗАҺИДУЛЛИНА, ЮХИДИның Ютазы бүлеге инспекторы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев