Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ-информ

Ютазы районының исерек шоферларына - катгый җәза

Соңгы ике ел ярым эчендә ЮХИДИ идарәсенең Ютазы бүлекчәсе хезмәткәрләре исерек хәлдә автомобиль белән кабат идарә итүнең 42 очрагын ачыклады.

Өч гражданга, транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, реаль сроклар билгеләнде. Өстәвенә, иректән мәхрүм итү урыннарында идарә итү хокукыннан мәхрүм итү вакытын исәпләү өзелә, ул гражданны азат иткән вакыттан гына башлана. Ике гражданга суд тарафыннан транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән вакытка кадәр ирекләреннән мәхрүм итү билгеләнде. Башка хөкем карарлары буенча ике елга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, мәҗбүри эшләр рәвешендә “йомшак” җәза билгеләнде.

Дәүләт Думасы җәзаны тагын да катгыйландыру буенча кайбер төзәтмәләр кабул итте. Штраф күләмен 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр арттыру, идарә итү хокукыннан мәхрүм итү срогын ике елдан алып дүрт елга кадәр арттыру планлаштырыла. Мәҗбүри эшләр рәвешендәге санкцияне төшереп калдыру күздә тотыла! Чиратта соңгы дәлил калды - эчкән өчен машина йөртү хокукыннан гомерлеккә мәхрүм итү. Мондый закон кабул ителерме, вакыт күрсәтер.

Марс ГӘРӘЕВ,

Ютазы ЮХИДИ бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев