Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ-информ

Ютазы биючеләре республика ЮХИДИ хезмәткәрләре арасында узган бәйгедә призлы урыннарга лаек булган

Безнең райондагы ЮХИДИ өлкән инспекторының кызы Ралина Гәрәева Казанда Дәүләт автоинспекциясе ветераннары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен узган тантаналы чарада катнашты.

Эчке эшләр министлыгының ЮХИДИ Идарәсе концерт залында ЮХИДИ бүлекчәләре хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары арасында ел саен үткәрелгән үзешчән сәнгатьтә катнашучылар смотр-конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Шулай итеп, Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ Идарәсе начальнигы Рифкать Миңнеханов кулларыннан "Хореография" номинациясендә Ралина өченче дәрәҗә диплом кабул итеп алды. Шуны исегезгә төшерәбез, агымдагы елның мартында кыз һәм аның бию буенча партнеры Марат Садыйков, ЮХИДИ инспекторы һәм юл хәрәкәте кагыйдәсен бозучы ролендә хореографик композиция башкарып, бәйгенең Әлмәттә узган сайлап алу этабында бик шәп чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев