Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ-информ

Ютазы районы шоферларының “хәтерсезлеге” күңелсезлекләр тудыра

Узган атнада район дәүләт автоинспекторлары юлда йөрү кагыйдәләрен ачыклау буенча рейдлар үткәрде.

Рейдлар нәтиҗәсендә юлда хәрәкәт итү кагыйдәләрен бозган 95 очрак теркәлде. Шул исәптән транспорт чарасы белән идарә иткән дүрт шофер, билгеле вакытка штраф түләмәгән ике кеше ачыкланды. Җәмәгать хөкеменә алты административ материал юлланды. Биш транспорт чарасы тоткарланды һәм махсус тукталышка куелды. Куркынычсызлык каешларыннан файдаланмаган 22 кеше ачыкланды, 16 шофер транспорт чарасы белән ОСАГО мәҗбүри иминиятләү полисыннан башка идарә иткән өчен тоткарланды. Искәртәбез, юл кагыйдәләренең 2.1.1 подпунктында: "...шоферның үзе белән машина йортү таныклыгы, транспорт чарасын теркәү документы, ОСАГО иминиятиләү полисы һ.б булырга һәм полиция хезмәткәре таләп итүе буенча тикшерү өчен күрсәтергә тиеш..." диелгән. Узган атна эчендә генә дә авто белән, нинди булса кирәкле документын "онытып" калдырып, идарә иткән җиде шофер ачыкланды.

Матди зыян китергән өч юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Шөкер, кешеләргә каза салган аварияләр булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев