Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ-информ

Ютазы районы ЮХИДИ бүлегендә кешеләр куркынычсызлыгы өчен эшлиләр

Быел Дәүләт автоинспекциясе хезмәте үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтә. Алар тарихы - безнең ил тарихының аерылгысыз өлеше. Һәм анда һөнәри бурычларын намуслы үтәгән хезмәткәрләрнең борчулы эшенең һәр сәгате чагыла. Революциядән соңгы Россиядә, төгәлрәк әйткәндә, 1936 елның 3 июлендә, автомибиль инспекциясе (ДАИ) оештырыла, аны хәзерге вакытта ЮХИДИ дип йөртү кабул...

Аварияләр белән көрәш, шоферларны хәзерләү һәм тәрбияләүне контрольдә тоту, автотранспорт өчен техник нормалар эшләү - махсус киемдәге кыю каһарманнарга йөкләнгән бурычларның тулы исемлеге түгел. Безнең районда юлда тәртип саклаучыларның тату командасы бер максатка - юллардагы кагыйдә бозуларны бөтенләй булдырмау хакына хезмәт итә.
Тәртип һәм куркынычсызлык өчен
Менә инде дүртенче ел автомобильчеләр һәм җәяүлеләр Ютазы районы ЮХИДИ бүлегенең таләпчән начальнигы, полиция майоры Эдуард Фәйзрахмановның уяу күзәтүчәнлеге астында "яши."
Аның һөнәри юлы 1994 елда башлана. Ул туган Балтач бистәсенә армиядә хезмәт иткәннән соң кайтып, конвоир шоферы булып эшкә урнаша. Бер ай узганнан соң, хезмәт сөючән егетне күреп алалар һәм ЮХИДИ штатына кабул итәләр.
- Яшь чактан ук мине ЮХИДИ хезмәткәрләре формасы һәм аларның куркыныч эшчәнлеге җәлеп итте. Эш процессында, йөртүчеләрдә законсыз матдәләрне һәм коралны ачыклаганда, самбо сугышчан ысуллары белән эш итәргә, әмма бу җәһәттән вәкаләт кысаларын арттырмаска туры килә иде, - дип һөнәр үзенчәлекләре белән уртаклашты Эдуард Фәрит улы.
Аның намуслы хезмәтен республика дәрәҗәсендә югары бәяләделәр. Өч ел рәттән, 2005 елдан башлап, Эдуард Фәйзрахманов Татарстан буенча иң яхшы юл патруле хезмәте инспекторы дип табыла. Һөнәри өлкәдә бик яхшы нәтиҗәләре өчен ул безнең районга ЮХИДИның Ютазы бүлекчәсен җитәкләргә җибәрелә.
- Вазифа хезмәткәрләргә боерыклар биреп утыруны гына күздә тотмый, минем беренче чираттагы бурычым - бу юллардагы тәртип. Гражданнарда юл хәрәкәте культурасын тәрбияләү мөһим. Без йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне үзара ихтирамга чакырырга омтылабыз. Миңа җаваплы пост тапшырдылар: мин юл хәрәкәтендә катнашучылар хәвефсезлеге, кул астымда эшләүчеләр өчен җавап тотам. Шуңа күрә һәр юл хәрәкәте вакыйгасын бик авыр кичерәм, - дип һөнәре асылына ачыклык кертте начальник. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, агымдагы елда раңонда автомобиль аварияләрендә зыян күрүчеләр саны шактый кимеде, ә аларда һәлак булучылар бөтенләй юк. Һәм, Эдуард Фәйзрахманов билгеләп үтүенчә, бу җәһәттән җирле ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренең өлеше зур.
Транспорт патруле
2006 елда инициативалы һәм актив Марс Гәрәев эчке эшләр хезмәте органнарыннан ЮХИДИ бүлекчәсенә күчә. Медицина комиссиясе һәм вазифага дәгъвачылар арасында конкурсны үтеп, ул техник тикшерүнең өлкән дәүләт инспекторы итеп билгеләнә. Юл ведомствосында хезмәтенең дистә еллык чорында ул транспорт чарасын техник тикшерүнең барлык нечкәлекләрен һәм нормаларын өйрәнә. Көн саен ул юридик транспорт эшен контрольдә тота, һәм иң җаваплы участок - ул, мөгаен, пассажирларны, шул исәптән балалар төркемнәрен йөртүче автобуслардыр. ЮХИДИ бүлегендәге гомуми стажының дүрт елында аңа ЮХИДИ бүлеге начальнигы булырга туры килә.
- Гражданнар тормышында әһәмиятле ведомство "штурвалы артында" тору - минем өчен җаваплы һәм авыр эш булды. Һөнәрнең катлаулылыгы - психологик ягы. Безнең эштә халык белән үзара аңлашуга ирешергә һәм мондый катгый кагыйдәләр үзебезнең куркынычсызлык өчен чыгарылуы турында аңлатырга туры килә, - дип билгеләп үтте Марс Гәрәев.
Аның карашынча, чыңдамлылык, түземлелек һәм сәламәт рух - уңышлы карьера өчен төп буыннар. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, Гәрәевларның гаилә подряды ел саен ЮХИДИ бүлекләре хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар республика конкурсында катнаша һәм урыннар яулый.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре династиясеннән
Радик Гыйлаҗевның хезмәт стажы ундүрт ел элек туган Азнакай шәһәрендә юл-патруль хезмәте инспекторы вазифасыннан башлана. Аңа һөнәренә мәхәббәтне яшьтән тәрбиялиләр, чөнки аның гаиләсендә юлларда куркынычсызлык сагында тору турында ишетеп кенә белмиләр. 2015 елда өлкән лейтенант Радик Гыйлаҗевны, үз эшенең остасы булганлыктан, безнең районга җибәрәләр. Ул биредә бүгенге көнгә кадәр юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча өлкән инспектор булып эшли. Аның эшчәнлек өлкәсе - ул мәгариф учреждениеләре. Сергей Михалковның танылган персонажы Дядя Степа кебек, безнең каһарманыбыз Ютазы районы балаларының якын дусты булып тора һәм ул район балалар бакчаларының һәм мәктәпләренең көтеп алынган кунагы. Халыкка кануннардагы яңалыклар турында мәгълүмат бирү өчен ул массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итә. Ун яшьлек улы да үзенең яшьтәшләренең юл хәрәкәте кагыйдәләрен намуслы үтәүләрен күз уңында тота.
- Теләсә нинди һава шартларында без юлларда күңелсез хәлләргә эләккән кешеләргә ярдәм итәбез. Һөнәр бездә стрессларга чыдамлылык һәм түземлелек кебек сыйфатлар тәрбияли, - дип сүзен тәмамлы Радик Гыйлаҗев.
Закон сагында
Административ закончалыкны үтәтү буенча инспектор Илнар Сафин ЮХИДИның Ютазы районы бүлегенә участок полицейскийлары хезмәтеннән күчә. Һәм менә инде ике ел юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны җавапка тарта. Юридик белеме булган өлкән полиция лейтенанты Сафин закончалыкның төп нигезләрен яхшы белә. Хезмәтен алып барганда кызыклы вакыйгалар турында соравыма инспектор бөтен җитдилеге белән:
- Безнең һөнәрдә кызыклы инцидентлар булырга мөмкин түгел, чөнки алар транспорт йөртүчеләрнең аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган кагыйдә бозулары белән бәйле.
Агымдагы елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча, Илнар Сафин һәм аның хезмәттәше Радик Гыйлаҗев республика буенча иң яхшы ЮХИДИ экипажы буларак билгеләнгән (беренче дүрт айда алар 1800 беркетмә төзегән!).
Шулай итеп, нигез салынган көннән башлап бүгенге көнгә кадәр ведомство тоткарлыксыз транспорт элемтәсен, урамнарда һәм магистральләрдә тәртипне тәэмин итә. Юлларда транспорт агымы арткан чорда алар безнең куркынычсызлык өчен хәвефне киметергә тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев