Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ-информ

Ютазы районында исерек йөртүчеләрне автомобильләреннән мәхрүм иттеләр

Юлларда авариялелек белән вазгыятьне тотрыкландыру максатында, Татарстан Республикасы эчке эшләр министры карарын үтәү кысаларында, бөтен республика буенча атна саен барлык эчке эшләр бүлекләре хезмәтләрен файдаланып, юл хәрәкәтен тупас бозуны кисәтүгә юнәлтелгән рейдлар уздырыла.

Рейдлар ял, бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә үткәрелә. Аерым игътибар транспорт чаралары белән исерек хәлдә яки исереклек билгеләре булган килеш идарә иткән затларга юнәлтелә.

Агымдагы елның 2,5 аенда безнең район территориясендә 11 рейд уздырылды, алар нәтиҗәсендә 158 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлде. Бу вакыт эчендә автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән 10 граждан тоткарланды, 11 йөртүченең үзләренең штрафларын вакытында түләмәүләре ачыкланды, 11 автомобиль махсус тукталышка куелды. Вакытның әлеге чорында транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә иткән 28 автомобильче ачыкланды, ике йөртүчегә транспорт чаралары белән кабаттан исерек хәлдә идарә иткән өчен җинаять эшләре кузгатылды.

17 мартта, җомга көнне, район территориясендә рейд уздырылды. Аның барышында исереклек билгеләре булган ВАЗ-21130 автомобиле белән идарә иткән бер йөртүче тоткарланды. Ул медицина тикшерүе үтүдән баш тартты. Ә шимбә көнне, район үзәгенә патруль уздырган вакытта тәүлекнең төнге вакытында ВАЗ-21140 автомобиле туктатылды, аныңл йөртү техникасы бик сәер иде. Аның йөртүчесе шактый "төшереп" алган булып чыкты. Ул медицина тикшерүе нәтиҗәләре белән килеште. Икенче көнне иртән юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хезмәтне алып барганда Урыссу-Октябрьский автоюлының контроль пунктында Ютазы районы ЮХИДИ бүлеге инспекторы тарафыннан ВАЗ-21124 автомобилен йөртүченең шулай ук алкоголь куллану билгеләре ачыкланды. Ул "кичен бераз сыра эчүен" таныды һәм медицина тикшерүеннән баш тартты.

Исерек хәлдә руль артына утырганчы, үзеңне һәм башка юл хәрәкәтендә катнашучыларны куркыныч астына кую кирәк булу-булмавы турында уйлап карарга кирәк. Болай йөрүләр автомобильче абруенда тап калдыра һәм хокуктан мәхрүм итү срогы тәмамлангач, транспорт чарасы белән идарә итүгә хокукны тергезгәндә, шактый проблемалар тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев