Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ-информ

Ютазылылар, штрафларны рәсми чыганаклар аша гына тикшерегез

Милекләрендә автотранспорт булган физик һәм юридик затлар фото- һәм видеофиксация камералары ярдәмендә чыгарылган карарларның күчермәләрен турыдан-туры алар чыгарылган көндә алырга хокуклы.

- Карарларны электрон җибәрүнең шиксез өстенлеге булып почта элемтәсе бүлегенә бару мөһимлеге булмавы, ташламалы чорда административ штраф түләү мөмкинлеге һәм булган штрафлар турында ышанычлы мәгълүмат алу тора, - дип аңлата Ютазы районы ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Лидия Заһидуллина. - "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фотога һәм видеотеркәү ярдәмендә чыгарылган административ хокук бозулар турында эшләр буенча карарларны электрон җибәрү" хезмәтен тоташтыру өчен мәҗбүри шарт булып транспорт чарасы хуҗасының яки аның белән файдаланучының шәхси электрон почта ящигы булу тора. Тоташуга гаризаны ЮХИДИ бүлегендә язарга яки www.gibdd.tatarstan.ru cайтында "в помощь водителю" вкладкасында үрнәкләр тутырырга була. Гаризага транспорт чарасын теркәү турында таныклык күчермәсен һәм транспорт чарасы хуҗасының ИНН күчермәсен өстәү мәҗбүри.
Соңгы вакытта, инспектор сүзләре буенча, бурычларны белергә һәм түләргә тәкъдим иткән мошенниклык сайтлары барлыкка килгән, анда штрафлар турында уйлап чыгарылган мәгълүмат бирелә, Интернет аша түләнгән акчалар мошенниклар счетына китә. Шуңа күрә, үз штрафларыгызны тикшерү һәм аларны түләү өчен катгый рәвештә рәсми чыганакларны - www.gibdd.tatarstan.ru, www.gibdd.ru сайтларын һәм www. gosuslugi.ru Дәүләт хезмәтләре бердәм порталын гына файдаланырга тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев