Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ-информ

Ютазы районы укучыларына каникул вакытларында тагын да игътибарлырак булу мөһим

Соңгы вакытта тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрне бәрдерү - иң киң таралган һәлакәтләрнең берсе.

Машина йөртүчегә төнлә юлдагы кешене күрү бик кыен, аеруча җәяүле караңгы төстәге киемнәрдән булса. Әле күптән түгел Баулы районы территориясендә үзебезнең район кешесен бәрдергән очрак та аянычлы тәмамланды. Шуңа да юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар караңгыда яктылык кайтаргыч элементлар кергән киемнәрдән йөрергә куша. Якыннан күрсәтә торган ут белән барганда йөртүче җәяүлене 25-30 метрдан гына күрә, ә киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булса, ул аны 150-200 метрдан ук абайларга мөмкин.
Шулай ук үз балаларыбызны да юлда йөргәндә әлеге киемнәр белән тәэмин итү ата-аналарның бурычы булып тора. Каникул көннәрендә бу аеруча актуаль. Район ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Радик Гыйләҗев ата-аналарга җәйге ял чорында балаларның куркынычсызлыгына игътибарны тагын да арттыру кирәклеген искәртә.
- Балаларны урамда караучысыз калдырмаска тырышыгыз,
велосипедта, роликта һәм мопедта йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатыгыз. Машинаның тиз генә туктый алмавы сабыйның аңына барып җитәргә тиеш. Бала белән бу турыда сөйләшергә вакытыгызны кызганмагыз. Шулай ук машина руле артында утыручылар да юлга кинәт кенә балалар килеп чыгарга мөмкин булуы турында онытмасыннар иде.
Балаларны автомобильдә йөртү таләпләре шулай ук бик мөһим. Күп вакытта ата-аларның үзләренең гаебе нарасыйларының үлеменә яки сәламәтлегенә зыян салуга китерә. Иң куркынычы - баланы кулда алып бару. Алар өчен махсус утыргычлар уйлап табылган һәм бу җайланмаларның төзек булуы һәм тиешенчә беркетелгән булуы шарт, дип кисәтә Ютазы районы ЮХИДИ бүлеге инспекторлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев