Ютазылыларның ЮХИДИ штрафлары электрон почтага киләчәк
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен фото һәм видеофиксацияләү системалары эше нәтиҗәләре буенча чыгарылган административ хокук бозулар турындагы эшләрнең карарлары күчермәләрен электрон почта ящигына Интернет челтәре аша алырга мөмкин.
Моның өчен транспорт чарасы хуҗасы басма хәрефләр белән пөхтә итеп тутырылган билгеләнгән үрнәктәге гаризаны, ТР буенча ЦАФАП УГИБДД МВД бүлеге адресына бланкның астында бирелгән искәрмәдә күрсәтелгән документлар күчермәсен беркетеп, җибәрергә тиеш. Күрсәтелгән гариза бланклары "В помощь водителю" вкладкасында www.gibdd.tatarstan.ru. сайтында урнаштырылган. Әлеге бланкларны шулай ук район ЮХИДИ бүлегендә алырга мөмкин. Булган административ хокук бозулар турында мәгълүматны вакытында алу кайбер юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулар өчен 50 процентлы ташлама белән түләргә мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев