Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Акбаш авылында яшәүчегә урман агачларын законсыз кискән өчен җинаять эше кузгатылды

Район прокуратурасы судка урман агачларын законсыз кискән өчен җинаять эше җибәрде.

Гаепләү Акбаш авылында яшәүче мөнәсәбәтендә чыгарылган. Урман агачларын аеруча зур күләмдә законсыз кискән өчен ул Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 3 өлеше 260 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепләнә. Алдан тикшерү барышында гаепләнүченең "Бөгелмә урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе Ютазы участок урманчылыгы территориясендә урнашкан урман массивында 40 ылыслы агачны законсыз рәвештә кисүе расланды. Урман агачларын законсыз кисү нәтиҗәсендә гаепләнүче "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ Ютазы участогы урманчылыгына 850 мең 642 сум күләмендәге гомуми суммада зыян китергән.

Китерелгән зыян суммасы 2007 елның 22 маеннан булган Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 310 санлы карары нигезендә бер кубометр агачның 50 тапкырга арттырылган күләме буенча исәпләнде. Зыян күрүче дип танылган Бөгелмә урманчылыгы гаепләнүчедән күрсәтелгән зыян суммасын түләттерүне таләп итеп дәгъва гаризасы язды. Әлеге җинаять өчен иң катгый җәза булып алты елга кадәр иректән мәхрүм итү тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев