Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Закон сагында

«Алабуга СтройТрест» хезмәткәре 1 миллион сум ришвәт алуда гаепләнеп кулга алынган

Бу җинаять эше буенча тикшерү дәвам итә, булган вакыйгаларның барлык нечкәлекләре ачыклана.

Татарстанда "Алабуга" махсус икътисадый зонага караган  компаниянең хезмәткәре тоткарланган, ул 1 миллион сум күләмендә ришвәт алуда шикләнелә. Махсус икътисадый зонаның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, тоткарлауны республика буенча ФСБ идарәсе хезмәткәрләре һәм индустриаль паркның иминлек хезмәте уздырган.

Ир-атка карата ришвәт алу турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган. Алдан билгеле булган мәгълүматлар буенча, хезмәткәр акчаны аның мәнфәгатьләрендә гамәлләр кылу өчен предприятиене тәэмин итүче фирма вәкиленнән алган.

"Алабуга" махсус икътисадый зонасында ришвәтчелеккә карата гамәлләргә бик җитди карауларын  һәм шундый  хокук бозуларны булдырмас өчен хокук саклау органнары белән тыгыз хезмәттәшлек итүләрен ассызыкладылар. Җинаять эше буенча тикшерү дәвам итә, булган вакыйганың барлык нечкәлекләре ачыклана.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Прокуратурасы ел дәвамында 728 миллион сумлык күләмдә коррупциягә каршы дәгъвалар биргән. 1,2 меңнән артык коррупция җинаяте теркәлгән, бу узган елгы күрсәткечтән 23%ка күбрәк.

https://dzen.ru/a/aTfW0VJLY2cMjGXs?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев