Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Алиментлар түләмәү – бу нәрсә белән яный

Административ хокук бозулар турында кодекс 2016 елда кайбер маддәләр белән тулыланды, аларның берсе балалар яки хезмәткә сәләтсез әти-әниләрне тәрбияләгү өчен акча түләмәүгә кагыла.

Әйтик, хәзер бурычлының алиментлар түләмәгәне өчен административ җаваплылык каралган. Моның өчен суд приставлары хезмәтенә мөрәҗәгать итү зарур, анда бурычлы мөнәсәбәтендә башкару производствосы кузгатылган була.
Күп кенә бурычлылар даими табыш чыганаклары юк икән, алимент та түләргә кирәкми, дип уйлап ялгышалар. Кемдер, бары тик үз табышларын яшерү өчен генә, эшкә рәсми булмаган рәвештә урнаша, бу җәһәттән алиментларның үз балаларын тәрбияләү өчен тотылуын оныта. Ә балалар әти-әниләренең эшкә урнашуларын көтеп тора алмый - аларны ашатырга, киендерергә, үсешләре өчен шартлар тудырырга кирәк, ә акчадан башка боларны хәзерге вакытта булдырып булмый. Әгәр ата (ана) кеше күп тапкыр алимент түләмәгән һәм моның өчен административ җавапка тартылган икән, ул җинаять җаваплылыгына да тартылырга мөмкин.
Алимент түләү бурычы суд карары буенча йөкләнә, ул башкару өчен мәҗбүри. Әгәр административ җавапка тартылган затның даими табыш чыганагы юк икән, алиментлар аның мөлкәте саналган милек хисабыннан алынырга мөмкин. Шулай итеп, административ һәм җинаять җаваплылыгына җәлеп итү, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү бурычлыны алимент түләүдән азат итми, киресенчә, бурычлы никадәр күбрәк түлмәсә, алар буенча неустойка да шул кадәрле үк булачак, акча суд карары буенча алыначак.
Әгәр без бала булдырырга карар иткәнбез яки әти-әниләребезгә ярдәм таләп ителә икән, без, алар белән бергә яшәмәсәк тә, якыннарыбыз өчен җаваплылык тоярга тиешбез. Һәм бу очракта вакытында алимент түләү иң дөрес карар булып тора.
Ютазы суд районы буенча 1 санлы суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан бурычлылар мөнәсәбәтендә мәҗбүри эшләр һәм административ кулга алу кебек җәза төрләре кулланылды инде. Бурычлылар арасында үз балалары тормышында катнашмаган хатын-кызлар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев