Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Ана улының язмышы өчен куркыныч

Ютазы районы судына ананың улын тәрбияләү буенча бурычларын тиешле дәрәҗәдә үтәмәве турында җинаять эше җибәрелде.

Әлеге эш район прокуратурасы тарафыннан 29 яшьлек урыссулы Ф. мөнәсәбәтендә судка җибәрелде. Ул РФ Җинаять Кодексының 156 маддәсе белән каралган җинаять кылуда гаепләнә (ата-ананың балигъ булмаган баласын тәрбияләүдә рәхимсез мөнәсәбәт күрсәтүе һәм бурычларын тиешле дәрәҗәдә үтәмәве).
Гражданка Ф. - 2010 елда туган кече яшьтәге баланың анасы. Тикшерү ачыклаганча, быел апрельдә, алкоголь исереклек хәлендә ул ике яшьлек сабыена спиртлы эчемлек эчергән, шуның нәтиҗәсендә баланың хәле начарайган. "Алкоголь кома" диагнозы белән кечкенә Адель Урыссу үзәк район хастаханәсенә китерелгән. Аңа кадәр ана улын берничә тапкыр кыйнаган, күзәтүсез калдырган.
Хәзерге вакытта җинаять эше судта, тикшерү стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев