Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Автомобильчеләр һава торышы үзгәрешләренә яраклаша алмый

Соңгы ике атна автомобиль йөртүчеләр өчен бик катлаулы булып чыккан.

Елның бу вакытына хас булганча, һава шартларының даими алмашынуы еш кына аварияләргә сәбәп булып тора, автомобиль йөртүчеләр үзләре дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә (аеруча руль артында аек булу өлешендә) артык тырышмаганнар.

Беренче атнада юл-транспорт вакыйгалары район үзәгендә генә булган. Җиде көн эчендә - дүрт авария. Автомобиль йөртүчеләрнең хәтта күп катлы йортлар ишегалдында бәрелешергә дә "акыллары җиткән", ә бер автомобиль сөюче Муса Җәлил һәм Тукай урамнары чатында юл билгесен һәм яктырткычны бәрдергән. Аннан соңгы атнада барлык автоюлларда бер үк көнне - дүшәмбедә дүрт авария булган. Автомобиль йөртүчеләр күпчелек вакытта транспорт чарасы белән идарә итә алмаган. Бер очракта хәтта йөк төягән фура да әйләнгән. Автомобильчеләрнең берсе исә, катлаулы юл шартларын исәпкә алып тормыйча, руль артында исерек хәлдә булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев