Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Автовокзалны саклау буенча шартлар үтәлгән

Районның террорчылыкка каршы комиссиясенең июль утырышы карарына ярашлы, Урыссу автовокзалында киртәләр һәм шлагбаум урнаштырылды.

Эшләр "Антитеррор- 2012" оператив-тактик өйрәтүләр кысаларында "Транспорт" ҖЧҖ тарафыннан башкарылган. Автовокзал шулай ук тревога сигнализациясе төймәсе, ике - эчке һәм тышкы күзәтү камералары белән җиһазландырылган. Автовокзал территориясендә табылган әйберләр турында предприятие хезмәткәрләре белән өстәмә инструктаж уздырылган. Законны үтәү максатында, гражданнарга шәһәрара рейсларга билетлар алар тарафыннан шәхес таныклыкларын раслаучы документлар күрсәтү очрагында гына сатыла. "Транспорт" ҖЧҖ көненә 300дән 350гә кадәр пассажирларга хезмәт күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев