Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Закон сагында

Аварияләрнең төп сәбәпләре – каршы як юлга чыгу, исереклек һәм арыганлык

РФ Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча Госавтоинспекция бүлекчәсе начальнигы Марс Гәрәев Татарстан Республикасы биләмәсендә аварияләр торышына кагылган көнүзәк мәсьәләләрне тикшерү өчен районнарның киң мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты.

Очрашу юл-транспорт казалары сәбәпләрен тикшерү һәм аларга юл куймау чараларына багышланган иде.  
- Агымдагы елның 7 ай йомгаклары буенча республика юлларындагы хәл-торыш җитди борчылу тудыра, - дип билгеләде Марс Гәрәев, очрашуны ачып. Ул шушы чорда Татарстанда 1755 юл-транспорт казасы теркәлүен, аларда 163 кеше һәлак булуын һәм 2138 кеше җәрәхәтләнүен хәбәр итте. Июльдә генә дә 327 авария булган, аларда 39 кешенең гомере өзелгән.  
Госавтоинспекция начальнигы каршы як юлга чыгуга бәйле юл-транспорт казаларына аеруча игътибарны җәлеп итте, аларны нәтиҗәләре буенча аеруча авыр дип атады. Ел башыннан шундый 134 юл-транспорт казасы теркәлгән, анда 56 кеше һәлак булган. Марс Гәрәев июльдә Тукай, Алексеевка, Аксубай һәм Югары Ослан районнарында булган фаҗигале очракларга тукталды, аларда каршы як хәрәкәт юлына чыгу тоташ гаиләләр һәлакәтенә китергән.  Ул шушы кагыйдәне бозган өчен 7500 сум күләмендә штраф яисә 4 айдан алып, 6 айга кадәр транспортка идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү янавын искә төшерде,  кагыйдәне кабат бозганнарны исә – таныклыктан 1 елга мәхрүм ителү көтә. Кагыйдә бозуны камера теркәсә, штраф билгеләнә. Моннан тыш, шундый гамәлләре өчен транспортка идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән зат кабат кагыйдә бозса, җинаять җаваплылыгы кузгатыла. Янә бер җитди мәсьәлә – транспортка исерек килеш идарә итү. Ел башыннан исерек килеш машинага идарә итүчеләр гаебе белән 99 юл-транспорт казасы теркәлгән, анда 14 кеше һәлак булган. Госавтоинспекция начальнигы Тукай районында булган юл-транспорт казасын мисалга китерде, анда исерек водитель киртәгә килеп менгән, нәтиҗәдә пассажиры һәлак булган.
Җәйге яллар һәм ерак юлларга сәфәрләр чорында водительләрнең арыганлыгы аеруча зур хәвеф чыганагына әверелә. 7 айда, алар ару сәбәпле, 5 юл-транспорт казасы булган, анда 2 кеше һәлак булган. Марс Гәрәев водительләрне хезмәт һәм ял тәртибен төгәл үтәргә, озайлы сәфәрләр вакытында һәр 2-3 сәгать саен ял итәргә өндәде. Шулай ук туктап торган транспорт чараларына барып менү мәсьәләсенә кагылды, бу водительләрнең игътибарсызлыгы һәм хәвефсез дистанцияне үтәмәүдән килә. 
Юл-транспорт казаларында балалар җәрәхәтләнү аеруча зур хәвеф тудыра. Ел башыннан 16 яшькә кадәр балалар катнашлыгында 271 юл-транспорт казасы теркәлгән, 7 бала һәлак булган. Үлгән җиде баланың алтысы транспорт чаралары пассажиры булган. Шуңа бәйле рәвештә, Госавтоинспекция начальнигы ата-аналарны балаларны юлда йөртү кагыйдәләрен тел-теш тидермәслек итеп үтәргә һәм балалар өчен кәнәфи кулланырга өндәде.  Очрашуны тәмамлап, Марс Гәрәев өлкәннәр арасында да, балигъ булмаганнар арасында да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга юл куймау чараларын башкару-үтәү зарурлыгын ассызыклады, Ютазы районы һәм бөтен Татарстан Республикасы юлларында хәвефсезлек әдәбен күтәрүдә киң мәгълүмат чараларының  чәмле катнашуына өмет баглады. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев