Балаларыгызга игътибарлырак булыгыз: нинди уеннар уйный, кемнәр белән аралаша...
Чаллыда бишенче сыйныф укучысы әнисенең картасыннан 325 мең сум акчаны чит кешегә күчергән
Яр Чаллыда мәктәп укучысы әнисенең телефоны белән уйнаганда мошенниклар корбаны булган. Кызга SIM-картаны блоклау кирәклеге турында хәбәр килгән һәм СМСтан код кертүне сорап кушымтага керергә тәкъдим иткәннәр. Аннары аңа «Росфинмониторинг хезмәткәрләре» шалтыраткан һәм «Дәүләт хезмәтләре» аккаунтының ватылуы, ә әнисенең мәгълүматлары хәвеф астында булуы турында хәбәр иткәннәр. Бишенче сыйныф укучысын гаиләнең акчалары куркыныч астында, һәм ул тиз арада акчаны «имин счетларга» күчерергә кирәк, дип ышандырганнар. Кыз күрсәтмәләрне үтәгән һәм 325 мең сум акча күчергән. Соңрак ул әти-әнисенә булган хәл турында сөйләгән.
Мәктәп укучысының әнисе, бер предприятиедә баш бухгалтер булып эшләүче 42 яшьлек хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсе («Мошенниклык») буенча җинаять эше кузгатылган.
Шулай ук Чаллыда мутлашуның ике очрагы тикшерелә. Ике очракта да ир-атлар билгесез кешеләр белән сөйләшүне вакытында туктаткан: икенче курс студенты 800 мең сум акчасын саклап кала алган, ә 55 яшьлек слесарь — 1,3 миллион сум акчасын. Сак һәм уяу булыгыз, һәр кешегә дә ышанып бармагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев