Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Закон сагында

Бастрыкин Казанда такси урлаган яшүсмерләрнең эше буенча хисап тотуны сорады

Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин тикшерү барышы һәм ачыкланган очраклар турында хисап бирүне йөкләде

Казанда өч яшүсмер такси чакырткан, ләкин юлда алар белән машина йөртүче арасында тавыш-гауга килеп чыккан, ул сугышка әйләнгән. Шушы вакыйгалардан соң 16 яшьлек егет машинага утырып, дуслары белән авариягә очраганчыга кадәр китеп барган. Татарстан буенча Русия Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе тарафыннан җинаять эше кузгатылган.

Ведомство башлыгы Александр Бастрыкин Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марат Дөлкәрнәевка тикшерү барышы һәм ачыкланган фактлар турында хисап бирүне йөкләде. Моннан алдарак без бу хәлнең җентеклеген хәбәр иткән идек: Казанда өч яшүсмер таксистны кыйнап, аның машинасын урлаган. Зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать иткән.

https://dzen.ru/a/aZQS7tSrMzjM18kT

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев