Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Закон сагында

Бастрыкин Татарстанда яшәүче инвалид-кызга дарулар бирмәү сәбәпле җинаять эше кузгатырга кушкан

Кыз өч ай дәвамында яшәү өчен кирәкле даруларны алалмаган.

Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Татарстанда яшәүче 18 яшьлек инвалид-кызның тормыш өчен кирәкле даруны алу хокукларын бозу факты буенча җинаять эше кузгатырга кушты. Бу кызның әтисенең ведомствоның Мәгълүмат үзәгенә мөрәҗәгате сәбәпле булды.

Шикәр чиреннән интегүче кыз, өч айдан артык вакыт эчендә  тормыш өчен кирәкле тиешле даруларны ала алмый. Төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итүләр нәтиҗә бирмәде, дип хәбәр итә аның әтисе.

«Татарстан буенча Тикшерү комитеты идарәсенең вазифаларын башкаручы Марсель Дөлкарнәевка җинаять эше кузгату һәм аның тикшерү барышы турында хәбәр итү йөкләнде», - дип хәбәр итә Русия Тикшерү комитетының Мәгълүмат үзәге.

Бу йөкләмәнең үтәлеше ведомствоның үзәк аппаратының күз уңында . Хәзерге вакытта тикшерү алды эше үткәрелә.

https://dzen.ru/a/aa17VALFUhfRl_EZ?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев