Чаллыда яшәүче берәүне махсус рәвештә скутерда йөрүчене бәрдергән өчен хөкем итәчәкләр
Чаллыда яшәүче ир-ат скутерда йөрүчене бәрдергәне өчен хөкемгә тарттырылачак, чөнки скутердагы кеше алган җәрәхәтләрдән икенче көнне хастаханәдә үлә.
Русия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, 33 яшьлек ир-ат үзенең чит ил машинасында барган вакытта Җәлил проспектында аңа скутерда китеп баручы 34 яшьлек кеше бәрелә. Шуннан соң автомобильче туктарга таләп итә, әмма авариядә гаепле кеше хәрәкәтен дәвам итә. Шуннан соң машина йөртүче скутердагыны куып җитә һәм аңа бәрелә. Скутер белән идарә иткән ир-ат машинаның алгы ягына каты бәерелә, җәрәхәтләр ала һәм икенче көнне хастаханәдә үлә.
Гаепләнүчегә 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев