Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Хокук бозучылар наркологка җибәрелде

Наркотикларга каршы комиссия утырышында районның дин әһелләре, мәгариф учреждениеләре һәм җирлекләр җитәкчеләреннән балалар белән үткәрелгән чараларга үзләрен чакыруларын үтенделәр.

Марат хәзрәт һәм Роман атакай ышандыру көченең бала кечкенә вакытта тәэсирле булуын һәм бу вакытны кулдан ычкындырмау мөһимлеген билгеләп үтте. Тулаем алганда, утырышта дүрт сорау каралды. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ф. Нәбиуллин һәм мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары А. Шакирова балаларның спорт секцияләренә йөрүләре, укучыларны урамның начар тәэсиреннән саклауга юнәлтелгән чаралар турында мәгълүмат бирделәр. Россия ЭЭМ УГРО төркеменең өлкән уполномоченные Д. Чесноков сүзләре буенча, агымдагы елда районда наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле ун җинаять һәм 29 хокук бозу ачыкланган. Хокук бозучылар Урыссу үзәк район хастаханәсенә учетка кую өчен наркологка җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев