Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Хәрәкәткә килгәнче, докуметларыңны тәртипкә китер!

Дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан игълан ителгән "Снегоход" кисәтү операциясе 2016 елда да дәвам итә һәм ул март аеның беренче көннәрендә генә тәмамланачак.

Ни өчен соңгы елларда мондый төр техникага игътибар артты? Әлеге сорау белән без Ютазы районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек органының баш дәүләт инспекторы Назыйм Рәкыйповка мөрәҗәгать иттек.

- Бүген күпләр кышкы актив тормыш рәвеше алып баруга хирысланып китте. Шул ук вакытта снегоходлар катнашында юк-юкта аварияләр дә булгалап тора. Ни өчен игътибар көчәйтелде дисезме?

Гадәттә, мондый төрдәге мотоцикл чарасы хуҗалары тарафыннан каралган срокта теркәлми, аларга техник тикшерү үткәрелми, әлеге техника белән идарә итүчеләрнең кайвакыт тиешле документлары да юк булып чыга. ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, аучылык хуҗалыгы хезмәткәрләре белән берлектә уза торган рейдлар вакытында без нәкъ менә шушы хокук бозуларга игътибар итәбез.

- Беркемгә дә сер түгел, бүген бюрократия тамыры киң җәелгән чорда яшибез. Бәлки кардан йөрүче техниканы дәүләт теркәве уздыру мәшәкатьле чарадыр?

- Теркәү процедурасы катлаулы түгел, һәм аны уздыру вәкаләте дәүләт техник күзәтчелек органына йөкләнгән. Внедорожник мототранспорт чарасы сатып алган кеше аны ун тәүлек эчендә теркәргә тиеш. Моның өчен нибары яшәү урыны буенча тиешле инспекциягә килергә һәм гариза язарга кирәк. Үзең белән милек хокукын раслаучы документ, үзйөрешле машина паспорты, әгәр техника теркәлгән булса, аны учеттан төшерү тамгасы сугылган теркәү таныклыгы, дәүләт пошлинасы түләү турында квитанция алып килү сорала. Снегоходын теркәгән кешегә теркәү һәм техник тикшерү узу турында таныклыклар, шулай ук дәүләт теркәү билгесе бирелә.

- Техник тикшерү узуда нинди дә булса аерма бармы?

- Юк. Алар да, һәртөрле техника кебек үк, елга бер тапкыр техник карау уза. Моның өчен хәтта снегоходны дәүләт техник күзәтчелек инспекциясенә алып килергә дә кирәкми, инспекторга мөрәҗәгать итү дә җитә. Снегоходлар өчен ОСАГО полисы таләп ителми...

- Шул ук вакытта бу төр техниканы җитештерүчеләрнең аларны дәүләт теркәве һәм аның белән идарә итү өчен бернинди дә таныклык таләп ителми дип, йомшак итеп кенә әйткәндә, хәйләләгән чаклары да юк түгел...

- Әйе, андый очраклар белән без дә очрашабыз. Әмма бүгенге көндә снегоходлар, миниснегоходлар, мотоснегокатлар, мототрансформерлар, снегомопедлар, снегоскутерларны теркәү буенча Техник көйләү һәм метрология буенча федераль агентлык приказы нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең милли стандартлары гамәлдә. Чөнки снегоход - ул 450 килограммнан да күбрәк массага ия булган үзйөрешле транспорт чарасы. Юлдан читтә, кар өстеннән йөрү өчен яратылган бу төр техниканың мотоциклныкына охшаш утыргычы һәм руле бар, шофер һәм пассажирлар тирәли куркынычсызлык каркасы булдыручы элементлары яисә ябык төрдәге кабинасы юк. Ул карга тиеп торган чылбырлар ярдәмендә хәрәкәткә китерелә. Шулай итеп, кар өстеннән йөрүче техника, нинди исем белән генә аталмасын, ул - транспорт чарасы дип исәпләнә һәм аны дәүләт теркәве мәҗбүри.

- Назыйм Нәсимович, бүген квадрицикл һәм квадроциклларда хәрәкәт итүчеләр дә очрый. Аларга нинди таләпләр куела?

- Беренчедән, алар да шундый ук дүрт көпчәкле мототранспортлар. Квадрицикллар ЮХИДИ органнарында теркәлсә, квадроциклларны дәүләт техник күзәтчелек органнары терки. Соңгысын теркәү тәртибендә бер генә үзгәлек бар: квадрициклларны техник тикшерү техник хезмәт күрсәтү үзәкләрендә гамәлгә ашырыла. Ике техника белән дә идарә итү өчен тиешле категориягә туры килә торган права таләп ителүе әлбәттә инде көн кебек ачык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев