Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Хәзер кисәтмиләр, шунда ук штраф салалар

2012 елның өченче кварталында район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең дүрт утырышы уздырылган, аларда муниципаль районнарны һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләрен бозу белән бәйле административ хокук бозулар турында 16 беркетмә каралган.

Күпчелек очракларда район халкы тиешле рөхсәттән башка төзелеш материалларын өйгән, транспорт чараларын газоннарда парковкага куйган, билгеләнмәгән урыннарда автомобильләрне юган, урамнарда малларны күзәтүдән башка калдырган кебек кагыйдәләр бозган. Хокук бозучыларга барлыгы 32 мең сумга штраф салынган. ТРның Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.6 маддәсенә ярашлы, төзекләндерү кагыйдәләрен бозу гражданнарга 2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга - 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 50 мең сумнан 200 мең сум кадәр штраф салуга китерә. Законның яңа басмасында кисәтү кебек чаралар каралмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев