Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Закон сагында

Ялган аракы белән агулану очраклары теркәлгән

Полиция сыйфатсыз алкогольле эчемлекләр белән агулану хәвефе турында кисәтә

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, сәламәтлек һәм гомергә зыян салучы ялган алкоголь продукциясен сату очраклары турындагы безгә килеп ирешкән мәгълүматларны исәпкә алып, полиция суррогат алкоголь продукциясеннән агулану хәвефе турында кисәтә.
Исегезгә төшерәбез, суррогат алкоголь кулланучыларга үлем хәвефе яный, ул инфаркт, инсульт, акыл зәгыйфьлеге, күрү сәләтен югалту һәм башка куркыныч авыруларга китерергә мөмкин. Алкоголь сатып алганда уяу булыгыз!

Онытмагыз, рөхсәтсез сәүдә урыннарында, шулай ук «Интернет» челтәре аша спиртлы продукция сатып алып, сез гомерегезне суррогат алкоголь белән агулану хәвефенә дучар итәсез. Бәясенә игътибар итегез – оригиналь эчемлекләр Русия Финанс министрлыгы приказы белән куелган минималь бәядән арзанрак булырга тиеш түгел. Марка һәм шешә этикеткасындагы мәгълүмат туры килергә тиеш. Чып-чын акциз маркасы ябышкак кәгазьдә басыла, ул ультрафиолет тәэсирендә үзенчәлекле нурланышка ия. Суррогат алкоголь продукциясе саткан өчен җинаять һәм идарә җаваплылыгы каралган. Сезгә контрафакт алкоголь продукциясе сату очраклары билгеле икән, тиз арада 02 номеры (бөтен мобиль телефоннардан - 102) яисә 112 номеры буенча безгә хәбәр итегез.

 Айваз ЗЫЯРОВ,
Русия Эчке эшләр министрлыгы Ютазы районы бүлеге начальнигы, полиция майоры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев