Яшел Үзән табибы ялган «больничный» биргән өчен хөкем җаваплылыгына тарттырыла
Бу җинаять эше гаепләү имзасы белән судка тапшырылды.
Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең поликлиникасында эшләгән элеккеге табибка карата канунсыз эшне тикшерү тәмамланды. Табибны бик күп ришвәт алуда гаеплиләр.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2021 елдан 2024 елга кадәр табиб арадашчылар аша Яшел Үзәннең өч кешесеннән 30 мең сум күләмендә канунсыз акча алган. Шуның өчен ул авыруларга ялган «больничный» лар биргән.
Бу канунсыз эш Татарстан Республикасы буенча Русия Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе хезмәткәрләре һәм Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә тикшерү эшләре һәм оператив-эзләү чаралары вакытында ачыкланган. Җинаять эше буенча судта җавап бирергә туры киләчәк.
https://dzen.ru/a/aU_nZ9SrMzjMiijm?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев