Җинаятенә күрә җәзасы
Хокук саклау органнары хезмәткәрләренә узган елның июнендә безнең регионны наркотик чараларның зур партиясе белән тәэмин итү каналын ябарга мөмкин булган.
Ютазы районы буенча Россия эчке эшләр бүлеге тикшерү төркеме начальнигы юстиция подполковнигы Флорид Ильясов мәгълүматы буенча, 2013 елның 10 июнендә гашиш сатарга ниятләгәндә Октябрьский шәһәреннән утыз бер яшьлек Т. һәм илле тугыз яшьлек С. составындагы җинаятьчел төркем тоткарлана. Беренчесенең роле - наркотик чараларны законсыз рәвештә табуда булса, икенчесенеке аларга сатып алучылар эзләүдә була. Гражданин Т., даими рәвештә Санкт-Петербургка барып, үзенә таныш заттан 80 граммнан 100 граммга кадәр плиткаларга прессланган гашиш сатып алган һәм аны үзе арендалаган гаражда саклаган. Аның тарафыннан законсыз рәвештә барлыгы 8 122, 77 грамм наркотик сатып алынган.
Ел дәвамында сатылган гашиш өчен дилерлар Ауди, Хендаи һәм Тойота маркалы автомобильләрне бүләк сыйфатында кабул итәргә өлгергәннәр. Алар Урыссуның күп фатирлы йортларының берсе ишегалдында контроль сатып алу уздырганда тоткарлана. Дилерлар, оператив-эзләү чарасында катнашкан "сатып алучыга", Сузуки автомобиле кабул итеп алу максатында, 850,9 грамм гашиш тапшыралар. Алардан гашишның 5 585,7 грамм күләмендәге сатылмаган өлеше алына.
Тикшерү барышында тоткарланучылар, тикшерүчеләр белән хезмәттәшлек итеп, наркотик чаралар белән тәэмин итү каналын ачарга, Санкт-Петербургта законсыз рәвештә наркотик чаралар сату белән шөгыльләнгән затны билгеләргә булышалар. Тоткарланучыларның актив рәвештә тикшерүгә булышулары, шулай ук алар тарафыннан беренче тапкыр җинаять кылынуы исәпкә алына. Суд карары белән алар кырыс режимдагы төзәтү колониясендә җиде елга иректән мәхрүм ителүгә хөкем ителә.
Сүз уңаеннан
Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән, 2012 елның 1 октябреннән гашиш Россия Федерациясендә тыелган наркотик чаралар исемлегенә кертелгән, ә аның 25 граммнан 10 000 граммга кадәр күләме зур күләмгә кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев