Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Җинаятькә патологик һәвәслек

Бер ел эчендә элек инде хөкем ителгән илле яшьлек эшсез урыссулы П. бер-бер артлы өч җинаять кылган.

Аның беренчесендә П. ике тапкыр урлашкан өчен суд алдына килеп баса. Беренче урлашу 2011 елның 30 июнендә була, ул вакытта ул урыссулы Р.ларның ишегалдыннан әйбер урлый. Караңгы кичтә ул алкоголь исереклек хәлендә була торып, арматура кисәге белән асылмалы йозакның дугасын ватып, гаражга керә һәм аннан алюминий фляга, 8 метр озынлыктагы алюминий үткәргеч һәм озынайткыч урлап чыга. Шуннан соң ул ишегалдыннан 35 метрлы бакыр кабельне җыеп алып, арматура кисәге белән яңадан мунча ишеге яңагыннан бик җайланмасын суырып ала һәм аннан җиз кранны алып чыга. Әлеге предметларның барысын җыеп, П. җинаять урынын ташлап китә. Ул үзләштергән әйберләрнең гомуми суммасы 3337 сумны тәшкил итте. Икенче урлашу 4 август көнне булган. Шундый ук караңгы кичтә П. урыссулы С.ның йорты янына велосипедта килеп, аның йортына керә, 35 метр бакыр кабельне кисә һәм кача. Аның С.ка китергән зыяны 5500 сум белән бәяләнә. 2010 елда П. читләр милеген үзләштергән өчен инде ике елга ирегеннән мәхрүм ителүгә хөкем ителеп, 2011 апрелендә шартлы рәвештә вакытыннан элек иреккә чыгарыла.
Элек ике тапкыр хөкем ителүенә һәм шартлы рәвештә вакытыннан элек иреккә чыгарылудан соң җәза срогын тутырмаган вакыт эчендә күрә торып җинаять кылуы сәбәпле, суд П.га ирегеннән реаль мәхрүм итү җәзасын билгеләргә кирәк дип исәпләде. Хөкем карарлары җыелмасы буенча, ул кырыс режимлы төзәтү колониясендә өч елга ирегеннән мәхрүм ителүгә хөкем ителде. Шулай ук зарар күргән гражданнарның ул китергән зыянны каплау турындагы дәгъвалары канәгатьләндерелде.
Әмма әлеге карарны чыгарыр алдыннан П. тагын бер тапкыр хокук саклау органнары игътибарына эләккән. Көндез, 8 сентябрь көнне ул полиция хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан урамына барганда, кием чабуы астындагы мылтык обрезы белән тоткарлана. Аның сүзләре буенча, 16 калибрындагы "ИЖ-17" моделендәге хуҗасыз ау мылтыгын ул Урыссу бистәсендәге урман посадкасында тапкан. Мылтык көпшәсенең һәм түтәсенең өлешләрен кисеп ташлап, П. аңардан обрез ясый һәм үз фатирында яшерә. Ул аны яңадан яшерергә маташканда кулга алына.
П.ның әлеге гамәлләрен суд Россия Федерациясенең җинаять Кодексына ярашлы рәвештә ату коралын законсыз җитештерү һәм аны законсыз саклау һәм йөртү дип квалификацияләп, П.ны өч елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте. Әлеге карарга ул үтмәгән алдагы җәзаны кушып, аларның җыелмасы буенча П.га соңгы чиктә кырыс режимлы төзәтү колониясендә өч ел да алты ай дәвамындагы срокка ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев