Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Иректәге контроль

Җинаять-башкару системасында реформалаштыру һәм модернизацияләү кысаларында контроль астында булган затларны электрон мониторинглау эше кулланылышка кертелде.

Яңа меңьеллык башлану белән Россиядә иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җинаять-башкару инспекцияләре контрольдә тоткан җәзалар киң кулланыла башлады. Закончалыкка үзгәрешләр кертелде, алар белән ярашлы рәвештә, мәҗбүри эшләр сыйфатында җәзаны үтәүнең максималь сроклары 240 сәгатьтән 480 сәгатькә кадәр арттырылды, төзәтү эшләре хәзер эшли торган затларга да билгеләнергә мөмкин. Моннан тыш, җинаять-башкару инспекцияләренә өй аресты сыйфатында кисәтү чарасын башкару функциясе йөкләнгән. 2009 елдан Евросоюзның финанс ярдәме белән Россиядә җәзага тартылганнар өстеннән электрон контроль кертү буенча эксперимент уза. Җиһазлар 2011 елның декабрендә республиканың бөтен җинаять-башкарма инспекцияләрендә урнаштырылды. Һәм 2012 елның февраленнән электрон беләзекләр бигрәк тә уңышлы рәвештә иректән мәхрүм ителүчеләр мөнәсәбәтендә кулланыла башлыйлар. Безнең районда беренче беләзек наркотик матдәләрне законсыз рәвештә сатып алу һәм саклау өчен ирегеннән мәхрүм ителү җәзасына тартылган Евсеев мөнәсәбәтендә кулланылды.
Беләзекнең авырлыгы - 150 грамм, һәм ул аякка киелә. Электрон беләзекнең төп максаты - җәзага тартылучының аңа билгеләнгән чикләүләрне үтәү: ул төнге вакытта өеннән чыкмаска, район чикләреннән тыш китмәскә, спиртлы эчемлекләрне агызып сату яисә башка күңел ачу урыннарына бармаска тиеш. Җәзага тартылучыга суд тарафыннан билгеләнгән чикләүләрдән тыш, аңа беләзекне кию белән бәйле уңайсызлыклар белән дә килешергә туры киләчәк - аны озак вакыт дәвамында суда тотарга ярамый, әлбәттә, душ керү тыелмый, әмма ванна һәм бассейнда инде иркәләнә алмассың. Гомумән алганда, җайланманың саклыгы турында җәзага тартылучы үзе кайгыртырга тиеш булачак, беләзекне киюдән баш тарту исә ирекне чикләүдән аннан мәхрүм итүгә китерә. Суд эскәмиясенә алып килгән кыек юлдан китәргә һәм төзәлү юлына басарга карар кылучыларны исә югарыда әйтелгән авырлыклар куркытмас, шуңа күрә сайлау зур түгел - я беләзек, я колония.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X