Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Исеректән игелек көтмә

Безнең халык "төшерергә" ярата. Ярый әле үзләренә генә зыян салсалар, алар бит башкалар өчен дә куркыныч тудыралар, моны күптән түгел теркәлгән ике очрак раслый.

Спиртлы сыекча кабул итү яшь кешеләрнең берсен шундый агрессив халәткә китергән ки, ул хәтта Урыссудагы "Волга" кибетенең берсендә кулына ни эләксә, шуны ватарга һәм җимерергә керешкән. Икенче очракта тимер юллар буйлап ниндидер исерек бәндә йөгереп йөргән. Бу турыда, аның үзе һәм тимер юл транспорты өчен килеп туарга мөмкин булган куркыныч уңаеннан борчылып, урыссулылар хәбәр иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ютазы районы Урыссудагы “Волга” кибете