Ютазылылар, уяулык һәрчак кирәк!
Рушан КАМАЕВ, Русия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча полиция башлыгы, бүлек башлыгы урынбасары.
Хөрмәтле ютазылылар!
Баскыч мәйданчыкларында, фатир ишек төпләрендә, учреждение һәм җәмәгать урыннарында шартлаткыч җайланмалар булырга мөмкин шикле предметлар күргәндә, түбәндәге гамәлләрне башкарырга кирәк:
Әгәр табылган әйбер, сезнең фикерегезчә, бу урында булырга тиеш түгел икән, әлеге очракны игътибарсыз калдырмагыз.
Әгәр сез үзегезнең подъездда билгесез әйбер тапсагыз өйдәге күршеләрдән предметның аларныкы булу-булмавы хакында сорашыгыз. Әгәр хуҗасы ачыкланмаган икән - кичекмәстән табыш турында хокук саклау органнарына хәбәр итегез.
Әгәр сез учреждениедә билгесез предмет тапсагыз, табыш турында кичекмәстән хакимияткә яки сакчыларга хәбәр итегез.
Истә тотыгыз! Закон нигезендә җитәкче үз хезмәткәрләренең тормышы һәм сәламәтлеге өчен шәхси җаваплылык тота.
Барлык санап үтелгән очракларда:
- табылган шикле әйбергә ягылмагыз, күчермәгез, ачмагыз;
- предметны табу вакытын теркәгез;
- кешеләрнең табылдыктан ераграк булуы өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышыгыз.
Тәкъдим ителгән эвакуация зоналары:
- 0,33 литрлы калай банка - 60 метрга;
- чемодан (кейс) - 230 метрга;
- юл чемоданы - 350 метрга.
Оператив-тикшерү комиссиясе килүен көттеп тору мөһим (исегездән чыгармагыз, сез бик мөһим шаһит).
Исегездә тотыгыз! Предметның тышкы кыяфәте аның эчендәгесен белгертмәскә мөмкин. Шартлаткыч җайланмалар өчен камуфляж сыйфатында иң гади көнкүреш әйберләре: сумкалар, пакетлар, тартмалар, уенчыклар һәм башка шундыйлар сайлана.
Әти-әниләр! Сез балаларыгызның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплы. Балаларга кабат аңлатыгыз: урамда яки ишек төбендә табылган теләсә нинди әйбер куркыныч тудырырга мөмкин. Мөстәкыйль рәвештә бернинди чаралар күрмәгез, шартлаткыч җайланмалар яшерелгән табылдыклар яки шикле әйберләр аларның шартлавына һәм күп санлы корбаннарга, җимерелүләргә китерергә мөмкин,.
Шикле предмет табылганда, кичекмәстән телефон аша хәбәр итегез. Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге - 102, 02, 8(85593)2-66-02.
Исегездә тотыгыз! Шикле предмет табылганда мобиль элемтәдән файдаланырга катгый тыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев