Кайбер ютазылылар үткән бәйрәмне эчеп, талашып үткәргәннәр
Районда яшәүчеләр көз башын, башка әһәмиятле һәм әһәмиятсез вакыйгаларны билгеләгән кебек үк, мәҗлесләр корып билгеләп үткәннәр. Аларда, хокук саклау органнары хезмәткәрләре дә тануынча, спиртлы эчемлекләр күп булган.
Спиртлы эчемлекләр куллануның нәрсәгә китерүе турында Әбсәләм авылында булган вакыйгадан чыгып хөкем йөртергә була. Бу авылның егерме алты яшьлек хатын-кызы иренең һәм ахирәтенең башта бергә аракы "чөмерүләрен", аннары сугышып китүләрен хәбәр иткән. Ә илле биш яшьлек Урыссуда яшәүче ирнең спиртлы эчемлек хәтерен җуйдырган. Каты спиртлы эчемлекләрне иптәше һәм аның ахирәте белән "салганнан" соң, бәлачел зат йоклап киткән һәм уянгач, биш мең сум акчасы югалуын ачыклаган. Вакыйга урынына килеп җиткән тәртип саклаучылар акчаны сандыкта тапканнар. Моннан тыш, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү, балалар мәйданчыгында спиртлы эчемлек куллану һәм артык "кызмача" булганлыктан, тирә-юньдәгеләргә комачаулау очраклары булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев