Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Закон сагында

Казанда ике фирма җитәкчесе 64 миллион сумлык караклык өчен хөкем ителде

Казанда суд ике кешене эре караклыкта гаепле дип танып, хөкем карары чыгарды. Бу хакта ТР прокуратурасы хәбәр итә.

 Мәгълүм булганча, «ПОИНТ» һәм «Полимэксимпорт» компанияләрен җитәкләгән ир-атлар җирле эшмәкәргә коры юу чаралары җитештерү буенча ялган  проект күрсәткәннәр. Уртак кәсеп ачу сылтавы белән алар аңардан 64 миллион сумнан артык акча алганнар, ләкин акчаны кайтарырга җыенмаганнар.

Бурычны яшерер һәм җаваплылыктан котылыр өчен, алар «ПОИНТ» компаниясеннән «Полимэксимпорт»ка йөкләмәләр күчерүне, хокук таләп итүне күчерү турында килешү төзеп, рәсмиләштергәннәр. Шул ук вакытта караклар эшмәкәрне «Полимэксимпорт» компаниясендә оештыручылар составыннан чыгарырга һәм үз өлешен тапшырырга мәҗбүр иткәннәр. Нәтиҗәдә, ул эшкә салган акчасыннан колак каккан.

Суд аларның һәрберсен бишәр елга гомуми тәртиптәге колониягә утырту белән хөкем итте. Гражданлык дәгъвасы өлешчә канәгатьләндерелде: хөкем ителгәннәрдән 59 миллион сумнан артык акча алынды. Алар үз гаепләрен танымадылар.

https://dzen.ru/news/story/d97e0728-72f1-533b-b8d0-d53aa2cb1809?lang=ru&rubric=Kazan&fan=1&t=1770829305&persistent_id=3317128366&cl4url=1902d7437583809c3bf00f9528ebecb8&story=459196c1-0542-5b50-8cf9-6890c125e681

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев