Казанда җинаятьчелек дәрәҗәсе бер елда 25 процентка кимегән
Казанда 2025 елда җинаятьчелек буенча вәзгыять сизелерлек яхшырган.
Җинаятьчелек дәрәҗәсе 25 процентка кимегән, дип хәбәр итте Русия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Ринат Габитов Казан шәһәре Думасының хисап сессиясендә.
Казан полициясе бер елда сигез меңгә якын җинаять очрагын ачкан. Үтерү, көчләү һәм талау очракларын ачу дәрәҗәсе 100 процент булган. Шәһәрдә транспорт чараларын урлау һәм караклык очраклары саны кимегән.
Биш елда беренче тапкыр телефое аша алдашу очраклары саны 27 процентка кимегән. Барлыгы 11 меңнән артык ИТ-җинаять теркәлгән: 1,3 мең кеше тоткарланган һәм 130 җинаять эше ачылган.
Казан мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәрдәге күмәк чаралар җитди хокук бозуларсыз узган. Шәһәр башлыгы шулай ук «Минем Казан» порталында кибериминлек бүлеге эшли башлавы турында искәртте.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-inayatcelek-daraase-ber-elda-25-procentka-kimegan-5919858
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев