Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Кешелек сыйфатларын югалтуга кадәр барып җиткәннәр

Кыздыргыч эчемлекләрне яратучылар өчен аракы чөмерергә саллы сәбәпләр кирәкми, шуңа күрә инде Яңа ел бәйрәмнәре җиткәнче үк аларның үзләрен тотышына полициягә шикаятьләр керә башлаган.

"Яшел елан" кулланучыларның якыннары зыян күрә. Әйтик, узган атнада исерек ирләренә карата чара күрүне сорап, дүрт хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Эчкечеләрнең кайберләре җәмәгатьләре белән җәнҗал чыгарып кына калмаганнар, аларга йодрык та уйнатканнар һәм өйләреннән дә куып чыгарганнар. Шунысы ачык билгеле, спиртлы эчемлекләр кулланган кайбер кешеләр үзләрен шул дәрәҗәдә контрольдә тотудан туктыйлар ки, хәтта теләсә кайда аунап яталар. Шундый "салмыш баш" Урыссу предприятиеләренең берсе цехында яткан, икенчесе автовокзал бинасы янына кадәр барып җитә алмаган. Карга автовокзал янында егылып, ул шунда ятып та калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев