Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Кәрәкәшле үсмере – Азнакай каталажкасында

Кәрәкәшле авылы үсмерләренең берсе - балигълык яшенә җитмәгән балалар мәнфәгате сагында торучы район комиссиясенең даими "клиенты", бу юлы үзеннән өлкән яшьтәге кешеләр белән спиртлы эчемлек кулланган өчен күрше район полициясе хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.

Азнакай шәһәрендәге күп фатирлы йортларның берсе подъездына кереп, спиртлы эчемлек чөмереп торучы яшь кешеләрне күреп алган яшәүчеләрнең берсе хокук саклау органнарына шылтыратып чыга. Азнакай каталажкасыннан Д.ны анасы килеп ала. Комиссия утырышы белән рәислек иткән район мәгариф бүлеге начальнигы Тамара Романова үсмернең исенә мәктәпне нинди шартларда тәмамлавын, кулына эшләп ашардай һөнәр алсын өчен бүген кайбер җитәкчеләрнең аңа йөз белән борылуын, ахыр чиктә, малайның район башлыгының шәхси контролендә торуын тагын бер кат төшерүне кирәк дип тапты.

- Сине хак юлга бастыру өчен чараларның ниндиен генә күрмәдек. Әмма, беренче чиратта, син үз-үзеңә ярдәм итәргә тиеш, чөнки син акны карадан аера алырлык яшьтә инде, - дип мөрәҗәгать итте ул Д.га.

Балигълык яшенә җитмәгән баланы спиртлы эчемлек эчүгә җәлеп иткән өчен Д.ның "шешәдәшләре" дә административ җәзага тартылды.

Чираттагы беркетмә тәрбиясендә балигълык яшенә җитмәгән баласы булган әти кешеләрнең берсенә карата төзелгән. Урыссу мәктәпләренең берсендә белем алучы кыз үсә торган гаилә монна өч-дүрт ел элек таркалган. Тик экс-ир белән хатын бер түбә астында яшәүләрен дәвам итә, өстәвенә элеккеге гаилә башлыгы беркайда да эшләми, йортка әшнәләрен җыеп, аракы мәҗлесләре оештыра, гауга куптарып кына калмыйча, баласын һәм аның анасын урамга куып чыгару белән дә яный икән. Комиссия әгъзалары каршына килеп баскан сөлектәй ир-ат үз тәртибен инкяр итмәде, хәтта башкача мондый күренеш булмаячак дип тә вәгъдә итте. Әмма аның 2008 елдан ук инде асоциаль тормыш алып баруы хакында су буе кадәр озынлыктагы административ штрафлар исемлеге сөйли, димәк мондый "тукран тәүбәләре" бик күп тапкыр яңгараган. Бу әти кеше бала тәрбияләү хокукыннан мәхрүм ителү ихтималы турында соңгы кисәтү алса, бистәдә гомер итүче икенче әти кешегә мондый бәхет елмаймады - комиссия әгъзалары, кечкенә малаен тәрбияләмичә, эчеп-тузып йөрүче ирне ата булу хокукыннан мәхрүм итү өчен судка документлар тапшыру турында бертавыштан карар кабул итте. Соңгы биш ай эчендә генә дә өченче тапкыр комиссия утырышында тикшерелгән ата соңгысына хәтта килергә дә җөрьәт итмәгән. Утырышка килгән әби кеше, ата кешенең анасы, үз баласына башка ышанмавын, аңардан өмет өзүен яшереп калмады - тәрбиясендә кечкенә улы булган әти кеше беркайда да эшләми, атналар буе башын югалтып эчә, каядыр чыгып китеп, югалып йөри, "сукбайлыктан" үзе сыман ук тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы хатыннар ияртеп кайта... Әби оныгын үз тәрбиясенә алырга ризалыгын белдергәндә, күз яшьләрен тыеп кала алмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев