Кырыгалдарлар аеруча бәйрәм һәм ял көннәрендә чәмләнә төшә
Исегездә тотыгыз: банк һәм полиция хезмәткәрләре беркайчан да телефон аша ашыгыч рәвештә «хәвефсез исәпләргә» акча күчерергә тәкъдим итми.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы халыкка ял көннәрендә телефон аша алдакчыларның чәмләнүе турында кисәтә.
Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьләргә каршы көрәш идарәсе (УБК) аеруча мөһим эшләр буенча оператив вәкиле Радис Юсуповка сылтама белән «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.
Бу тармак вәкиле сүзләренчә, җинаятьчеләр кичке вакытны, ял һәм бәйрәм көннәрен юри сайлыйлар. Исәпләре гади: бу вакытта банклар эшләми, һәм кеше мәгълүматны тикшерү яки исәпләрен ябу өчен шәхсән офиска килә алмый.
Кырыгалдарлар, кешенең каушап калуыннан файдаланып, аны тизрәк «эшкәртергә» тырышалар.
Рәдис Йосыпов шулай ук ата-аналарны язгы каникуллар чорында игътибарлырак булырга чакырды. Интернетта күп вакыт уздыручы үсмерләр еш кына манипуляция корбанына әйләнә. Җинаятьчеләр ата-аналарның карта мәгълүматларын алырга яки балаларны куркыныч схемаларга җәлеп итәргә мөмкин.
Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/mosenniklar-ial-konnarenda-aeruca-bairam-vakytynda-aktivlasa?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop&utm_referrer=https%3A%2F%2Fdzen.ru%2Fnews%2Fstory%2F019f4e5a-6f54-5d21-a815-ad6a495a8c9a
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев