Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Наркодилер җаваплылыкка тартылды

Наркотик чаралар әзерләгән һәм саткан өчен урыссулы В. дүрт елга катгый режимлы төзәтү колониясенә утыртырга хөкем ителде.

Сорау алу барышында эшсез В. әйтеп узганча, ул наркотикларны биш ел элек куллана башлаган. Иң элек ул марихуана тарткан, соңыннан дезоморфинга (кеше телендә "крокодил") күчкән. Соңгысын әзерләү белән билгеле дару препаратларын, ашханә содасын, бензин, тоз кислотасын кушып ул үзе шөгыльләнгән.
2011 елның августында Урыссу бистәсе тирә-ягында кыргый үсүче киндерне җыеп, киптереп аңардан 24 грамм каннабис ( марихуана) әзерләгән. Составында наркотик булган алынган үсемлек порошогын 2011 елның 23 декабренә кадәр тәртип саклау органнары хезмәткәрләре алганчы үз фатирында саклаган. Гражданин В.ның наркотиклар сатуы турында хәбәр кергәннән соң, полиция хезмәткәрләре тарафыннан тикшереп сатып алу турында карар кабул ителә. Сатып алучы сыйфатында булырга ризалашкан гражданин Г. сүзләре буенча, ул берничә тапкыр гражданин В.дан наркотиклар сатып алган. Операцияне үткәрү өчен гражданин Г. полиция хезмәткәрләре озатуында гражданин В. яшәгән йортка килә. Наркодилерның ишегенә шакып, ул аңардан наркотикның әзер эремәсен сорый. Гражданин Г.дан, соңгысына тәртип саклау органнарында бирелгән 500 сумны алып, фатир хуҗасы "крокодил"ны әзерләргә вәгъдә итә һәм соңрак килергә куша. Ике сәгатьтән соң гражданин Г. аңардан тутырылган шприцны ала һәм полиция хезмәткәрләренә тапшыра. Полицейскийлар тарафыннан үткәрелгән тентү вакытында гражданин В.ның фатирында анаша төрелгән кәгазь төргәге, гражданин Г.дан алынган 500 сум акча, "крокодил"ны әзерләү өчен шприцлар, шешәләр һәм башка әйберләр, шулай ук дезоморфинның үзен табалар.
Суд гражданин В.ның гамәлләрен наркотик чараларны законсыз стып алу һәм аларны сату максатыннан тыш саклау һәм зур күләмдә законсыз рәвештә омтылу булуын билгеләде, чөнки җинаять билгесез сәбәпләр буенча ахырынача эшләнеп бетмәгән. Аның тарафыннан үз гаебен тануын, сәламәтлеген, административ тәртип бозулары булмавын һәм ирекле рәвештә наркоманиядән дәвалау үтүен, аеруча авыр һәм икенчел җинаять саналган җәмәгатьчелеккә куркыныч янавын исәпкә алып, суд аңа иреген чикләү төрендә җәза бирүне билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев