Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Наркотик җитештерү - җинаять

Ютазы район суды кустарь ысул белән наркотик матдә җитештергән урыссулы мөнәсәбәтендә карар чыгарды.

Кулга алынган егерме бер яшьлек Г.ның үз сүзләре буенча, - кыргый наркотик үсемлек - киндер яфракларын ул Ык елгасы тугаенда җыйган. Чималны киптереп, тураганнан соң, ул аңардан законсыз рәвештә медицинада булмаган кулланылыш өчен 8 граммга якын каннабис (марихуана) әзерләгән.
П.ның гамәлләре Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 228 маддәсе 1 өлеше буенча наркотик матдәләрне зур күләмдә законсыз рәвештә сатып алу һәм сату максатыннан башка саклау буларак квалификацияләнде. Ул кылган җинаять авыр булмаган җинаятьләргә карый. П.ның уңай характеристикасын, авырайткан шартларның һәм аның тарафыннан кылынган башка җинаятьләрнең булмавын исәпкә алып, суд җинаять астында булган затка аның иркен чикләүче җәза бирмәскә мөмкин итте. П.га бер елга торагыннан нигезле сәбәпләрсез чыгуга, район чигеннән китүгә, массакүләм чараларда катнашуга чикләүләр билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X