Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Наркотик сатучылар эшчәнлегенә чик куелган

2011 елның июнь уртасында хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан Урыссу бистәсенең бер фатирында наркотикларны ялган сатып алу уздырылган. Ялган сатып алу "Оператив-тикшерү эшчәнлеге турында"гы Федераль законга ярашлы үткәрелде. Граҗданин Л. сатып алучы сыйфатында чыгыш ясады. 17 июнь кичендә, хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан 500 сумлык тамгалы акча алып, ул күрсәтелгән...

2011 елның июнь уртасында хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан Урыссу бистәсенең бер фатирында наркотикларны ялган сатып алу уздырылган.

Ялган сатып алу "Оператив-тикшерү эшчәнлеге турында"гы Федераль законга ярашлы үткәрелде. Граҗданин Л. сатып алучы сыйфатында чыгыш ясады. 17 июнь кичендә, хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан 500 сумлык тамгалы акча алып, ул күрсәтелгән фатирга юнәлә. Биредә ул, акчаларны кер юу машинкасында калдырып, наркотиклы шприц ала, соңыннан аны тышта көтеп торган полицейскийларга тапшыра.

Торакны тикшерү нәтиҗәсендә, анда сыекчалы 4 шприц, 14 медицина флаконы (шуларның берсендә мамык һәм медицина энәсе була), 8 шырпы кабы һәм, белгеч чыгарган нәтиҗә буенча, дезоморфин эзләре булган 14 шприц табыла. Әлеге матдә наркотик матдәләргә карый, аларның әйләнеше Россия Федерациясендә тыелган. Фатир хуҗасы - утыз дүрт яшьлек ялгыз ир-ат В. Әмма наркотикларны бу вакытта аның өендә булган даими хезмәт урыны булмаган, элек урлашу өчен хөкемгә тартылган утыз биш яшьлек М. саткан.

Тикшерү нәтиҗәсендә шунысы ачыкланды, 17 июнь көнне гражданин М. "крокодил"ны эшләп чыгаруны мөмкин иткән даруханәдән сатып алынган дарулар белән фатир хуҗасына килә. 18 сәгать 30 минут һәм 19 сәгать 40 минут арасында медицина булмаган максатта шәхси файдалану өчен алар бергәләп 4,5 грамм дезоморфинлы наркотик сыекча әзерлиләр, бу исә бик зур күләмне тәшкил итә. Нәкъ менә шушы сыекчаның бер өлешен М. гражданин Л.га сата да. Бу вакытта фатир хуҗасы күрше бүлмәдә наркотик кабул итә. Әмма аның 2010 елның 28 ноябрендә гражданин К.га 100 сумга наркотик сыечалы шприц сату турында дәлилләр бар, икенче көнне янында яткан шприцы белән К.ның мәете аның подъездында табыла. Суд-медицина тикшерүе шуны күрсәткән, гражданин К. медицина энәсе белән кертелгән дезоморфин белән агуланудан үлгән. Судка кадәр булган производствода В. гражданин К. белән булган очрашуын таный, әмма алга таба мәгълүматларыннан баш тарта. Гражданин М. наркотик җитештереп, аны гражданин Л.га тапшыруын таный, әмма кер юу машинкасында табылган 500 сумга бәйләнешеннән баш тарта. Шулай да, ул наркотик матдәләрнең төрле юллар белән таралуын, шул исәптән, түләүсез рәвештә башка затка тапшыруны да таный.

Граҗданин В. гамәлләре наркотик матдәләрне законсыз сату һәм зур күләмдә сату максатыннан башка аны законсыз җитештерү кебек квалификацияләнде. Алга таба аның наркотик сатуның бер фактын исәпкә алып, суд аны ахыр чиктә каты режимлы төзәтү колониясендә биш елга ирегеннән мәхрүм ителүнең катгый карарына хөкем итә. Аның әшнәсе М., наркотик матдәләрне зур күләмдә сатмакчы булуда гаепле танылып, шундый ук җәзага тартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев