Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Наркотикларсыз тормыш күңеллерәк

Республикабыз, шул исәптән, район территориясендә 26 майдан 26 июньгә кадәр "Наркотикларсыз тормыш" ведомствоара наркотикларга каршы акция узды.

"Наркотик" сүзе - XXI гасыр сүзлегендә иң кулланыла торган сүзләрнең берседер, мөгаен. Әлеге сүзгә районда яшәүчеләр ничек карыйлар микән соң? Төрлечә фикер йөртүчеләр бар. Бу проблемага өлкәннәр, урта яшьтәгеләр, яшьләр һәм мәктәп укучылары төрлесе төрлечә карый. Өлкән буында - курку, аңламау, битарафлык, усаллык, агрессия, урта яшьтәгеләрдә - кызгану, курку, агрессия, яшьләрдә кызыксынучанлык, курку сизелә. Һәркем әлеге проблема турында белә, ишеткәннәр. Әйе, наркомания - җитди авыру. Ул организмның наркотикларга карата сизүчәнлеге үзгәрә барудан - кешенең аңа бәйлелегеннән, аның кеше организмында бармы-юкмы икәнлегенеә бәйле рәвештә психик һәм физик халәтеннән гыйбәрәт.

Наркотиклар куллануның нәтиҗәләре нинди соң? Болар - медицина, хокукый һәм социаль нәтиҗәләр.

Медицина нәтиҗәләре: үзәк нерв системасына специфик тәэсирләр, психик тайпылышлар, акыл сәләте кимү, барлык система һәм органнарның зарарлануы, ВИЧ һәм СПИД белән авыру очракларының нык артуы, кискен рәвештә гомер кыскару. Социаль нәтиҗәләр: мәкәптә дәресләр һәм эш калдыру, мәктәптән яки эштән китү, бәхетсезлек очраклары, гаиләдә үз-үзеңне үтерү очраклары, сәламәтлек һәм гаиләдә килер буыннар белән проблемалар, зиначылык. Хокукый нәтиҗәләр: хулиганлык, бурлык, талау, үтерү, наркотиклар әзерләү, саклау һәм сату.

"Наркотикларсыз тормыш" акциясе дәвамында Ютазы районы территориясендә табиб билгеләвеннән башка наркотик куллануның ике очрагы теркәлә. Шулай ук, дәвалану узу, диагностикадан баш тарту кебек очраклар да була. Әлеге кешеләргә карата район суды бу профилактик чараларны һичшиксез узарга дигән карар чыгара. Ай дәвамында законнан тыш 12,5 грамм гашиш наркотик матдәсе әзерләү буенча җинаять эше кузгатылган.

Районның эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре законнан тыш наркотик матдә саклау, тарату, әзерләү яисә куллану фактларын ачыклаган яки белгән очраклар турында кичекмәстән 112, 02 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев