Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Профилактик эшләр зарур

Узган атнада районның утырышлар залында хокук бозуларга каршы профилактик комиссия утырышы узды.

Комиссиядә Ютазы районы прокуроры Р. Гарифуллин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г. Белалова, "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр үзәге директоры Д. Волкова, хокук саклау органнары вәкилләре катнашты. Утырышта, хокук саклау органнары билгеләп узган мәгълүматлар буенча, үткән ел 121 хокук бозудан 50 хокук бозучы кайчан да булса суд эскәмиясенә эләккән кешеләр Димәк, алар яңадан кырын эшләргә әйләнеп кайтканнар. Ә быел әлеге сан 53 кешегә җиткән. Район прокуроры Р. Гарифуллин моны участок полиция хезмәткәрләренең тиешенчә эшләп бетермәве белән аңлатты. Бүген бу эш тулысынча башкарылмый һәм моны яңадан торгызырга кирәк. Әлеге хокук бозучыларның барысын да исемләп исәпкә алырга, һәрберсе артыннан административ күзәтү оештырырга кирәк, - дип белдерде прокурор.
Шулай ук районның хокук саклау органнары, пенсия фонды, мәшгульлек үзәге һәм сәламәтлек саклау органнары белән бергә элемтәдә торырга тиеш, - дип тә белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев