Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Район полицейскийларына гаилә низаглары белән шөгыльләнергә туры килгән

Узган атнада полицейскийларга гаилә низаглары белән шөгыльләнергә бер тапкыр гына туры килми. Талаш-ызгышлар шулкадәр "кызган" ки, кешеләр аларны мөстәкыйль рәвештә генә җайга сала алмаган.

Ютазылылар ни сәбәпледер даими рәвештә туганнары һәм якыннары белән низаглашуга тартылган. Әйтик, урыссулы К.га ир туганы янап шылтыраткан, икенче бер урыссулы А.га, мөнәсәбәтләр киеренке вакытта, кыз туганы берне менеп төшкән. Урал бистәсендә яшәүче Т.ның кияве дулаган, ә менә Әбсәләмдә яшәүче берәү исә полициягә әти-әнисенең сугышуы турында хәбәр иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев