Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Район прокуратурасы бер шәхси эшмәкәр мөнәсәбәтендә административ эш кузгатты

Район прокуратурасы шәхси эшмәкәр А. эшчәнлегендә товар билгеләре закончалыкны файдалануны тикшерү уздырды һәм кагыйдә бозуларны ачыклады.

Тикшерү барышында эшмәкәрнең "Adidas" товар билгесе язылган кием сату буенча эшчәнлек алып баруы ачыкланды, шул ук вакытта хокукка ия булган компания аңа аны файдаланырга рөхсәт итми. Россия Федерациясе Гражданнар кодексына ярашлы, хокуклы зат үзенең товар билгеләренә махсус хокуларга ия. Законсыз рәвештә товар билгеләре яки буталу дәрәҗәсендәге аңа охшаш билгеләр урнаштырылган товарлар, этикеткалар, товарлар төргәкләре контрафакт булып тора.

Прокуратура тикшерүе нәтиҗәләре буенча, эшмәкәр мөнәсәбәтендә прокуратура административ эш кузгатты. Административ материаллар җентекләп карау өчен Арбитраж судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев