Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Районында наркотиклар белән тәэмин итүдә көйгә салынган схеманың законсыз эшчәнлегенә чик куела

Ютазы районы прокуратурасы 49 яшьлек И. һәм 46 яшьлек Т. мөнәсәбәтендә җинаять эше буенча дәүләт гаепләве белән килеште. Алар зур күләмдә наркотик чараларны законсыз әзерләү һәм сатуда гаепле дип табылды. Әлеге җинаятьчеләрнең Санкт-Петербургта 5,5 килограммнан артык гашиш сатып алулары һәм алга таба сату өчен Урыссу бистәсенә җибәрүләре ачыкланды. Әмма 2014...

Ютазы районы прокуратурасы 49 яшьлек И. һәм 46 яшьлек Т. мөнәсәбәтендә җинаять эше буенча дәүләт гаепләве белән килеште. Алар зур күләмдә наркотик чараларны законсыз әзерләү һәм сатуда гаепле дип табылды.


Әлеге җинаятьчеләрнең Санкт-Петербургта 5,5 килограммнан артык гашиш сатып алулары һәм алга таба сату өчен Урыссу бистәсенә җибәрүләре ачыкланды. Әмма 2014 елның 9 августында наркотиклар салынган автомобиль федераль куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан республиканың Яшел Үзән районы территориясендә туктатыла һәм аннан наркотиклар алына. Шул ук көнне гражданин Т.ның автомобиленнән 0,5 килограммнан артык гашиш табыла, гражданин И.ның торагыннан 2014 елның 19 сентябрендә 0,25 грамм марихуана, 12,6 грамм гашиш һәм 2,7 грамм "метамфетамин" табыла. Аларны наркобизнес тарафдарлары сатарга жыенган була. Хөкем ителүчеләрнең соңгы өч елда даими рәвештә Санкт-Петербургтан Урыссуга "посылкалар" җибәреп ятулары ачыклана. Шулай итеп, Ютазы районы территориясен наркотиклар белән тәэмин итүдә көйгә салынган схеманың законсыз эшчәнлегенә чик куела.

Ютазы район суды тарафыннан гражданин Т.га 200 мең сум күләмендә штраф салынып, 11 ел срокка ирегеннән мәхрүм итү төрендә, гражданин И.га - 250 мең сум күләмендә штраф салынып, 12 елга ирегеннән мәхрүм итү һәм җәзаны кырыс режимдагы төзәтү колониясендә үтү турында карар чыгарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев