Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Закон сагында

Республика халкы коррупция турында күбрәк хәбәр итә башлаган

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстан халкы коррупция очраклары турында ешрак хәбәр итә башлаган.

 Тармак халыкның ришвәтчелеккә каршы тору системасына кызыксынуы артуын билгеләп үтә.

Юстиция министрлыгы ришвәтчелеккә бәйле хокук бозуларны кисәтү өчен җаваплы Виктория Леонидова сүзләренә караганда, узган ел нәтиҗәләре уңай үсеш күрсәтә.

«Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, халыкның 43,4проценты теләсә нинди очракта да ришвәтчелек очраклары турында хәбәр итәргә әзер, ә 2024 елда бу процент 37% тәшкил иткән. Ришвәтчелек турында хәбәр итеп торуны кирәк дип санамаучылар саны 9,6%ка кадәр кимегән. Бу коррупциягә каршы тору системасына ышаныч артуын күрсәтә», – дип билгеләп үтте ул.

Юстиция министрлыгында коррупция очраклары турында хәбәрләр 222–60–30 ышаныч телефоны буенча кабул ителүен искәртәләр. Мөрәҗәгатьләр министрлыкның, Дәүләт юридик бюросының һәм Татарстанның җир участоклары буенча мировой судьялары аппаратларының эшчәнлегенә кагыла. Ведомство тапшырылучы мәгълүматларның тулы яшеренлеген ышандыра.

Җентекле  җавап алу өчен гариза бирүчеләргә үзләренең мәгълүматларын – ФИО, почта яки электрон адрес, элемтә телефонын күрсәтергә һәм мөрәҗәгатьнең асылын җентекләп тасвирларга киңәш итәләр.

Министрлык республика халкын чәмлелек күрсәтергә һәм коррупцион хокук бозу очракларына битараф калмаска өнди.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/v-minyuste-tatarstana-zayavili-o-roste-gotovnosti-grazdan-soobshhat-o-korrupcii-6013310?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop&utm_referrer=https%3A%2F%2Fdzen.ru%2Fnews%2Fstory%2F07fbbd40-53b3-588f-a303-2e57a9b63fa1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев