Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Шоферлар үзләре дә аңлаша ала

Район автоинспекциясенең штраф-тукталышына узган ун ай эчендә 373 берәмлек автомототранспорт куелган.

Шуларның 77 очрагы правасыз идарә итү белән бәйле булса, 168 транспорт алар белән исерек шофер хәрәкәт иткән өчен тоткарланган һәм штраф-тукталышка куелган. Бүген биредә ике дистәдән артык техника тора, алар арасында зур куәтле трактордан алып, юл-транспорт вакыйгасында техник зыян алган автомобильләргә кадәр бар. Сүз уңаеннан, агымдагы елда район территориясендә матди зыян китерү белән тәмамланган 200 авария теркәлгән.

- 2015 елның 1 июленнән юл-транспорт вакыйгасын рәсмиләштерү процедурасы белән бәйле төп юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелүен автотранспорт белән идарә итүчеләргә тагын бер кат искәртү урынлы. Яңа таләпләр нигезендә, авария вакытында корбаннар яисә зыян алмаган кешеләр булмаса, шоферлар, аларның техникасы башка автотранспорт хәрәкәтенә киртә тудырмасын өчен юлны азат итргә тиеш. Юл-транспорт вакыйгасына сәбәпчеләр үзара килешсә, авария булу хакында полициягә хәбәр итеп тормаска да мөмкин. Юлны бушатыр алдыннан шоферлар авария белән бәйле бөтен нәрсәне фотосурәткә яисә видеога төшерергә, шуннан соң гына вакыйганы рәсмиләштерү өчен ЮХИДИ бүлегенә яисә юл-патруль хезмәтенең якындагы постына мөрәҗәгать итәргә, әгәр инде бер фикергә килә алмасалар, автоинспекторлар килүен көтәргә тиеш була. Юл-транспорт вакыйгасы белән бәйле бу кагыйдәләрне үтәмәгән шофер бер мең сум күләмендә штрафка тартыла, - дип аңлатма бирде ЮХИДИның Ютазы бүлеге начальнигы Эдуард Фәйзрахманов.

Авариягә эләккән шоферлар өчен Дәүләт автоинспекциясенең gibdd.ru рәсми сайтында юл-транспорт вакыйгасын рәсмиләштерү тәртибе метекләп сөйләнә торган махсус мәгълүмати-белешмә ресурс бар. Аннан файдалану өчен сайтның баш битеннән "Правила оформления ДТП" бүлегенә керергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев