Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Закон сагында

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы Telegramны тыю яклымы?

Бу телефон аша алдашу проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирер иде, диләр. Юк инде, буш сүзләр бу.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Руслан Гомәров, Telegram мессенджеры һәм аның чикләүләрдән качу чаралары тулысынча тыелса, телефон аша алдашу проблемасын хәл итеп булыр алыр иде, дип белдерде.

Гомәров сүзләренчә, җинаятьләр криминаль коммуникацияләр системасы аркасында кылына. Җинаятьчеләр социаль челтәрләрдә, нигездә Telegramда, аноним аккаунтлар аша барлык җинаять эзләрен һәм хәтта корбаннарны да үз кулларында тоталар, алар билгесез эш бирүчеләрнең әмерләрен берсүзсез үтиләр. Шунда ук ялган кешеләр исеменә сим-карталар сатыла һәм сатып алына.

Гомәров билгеләп үткәнчә, әгәр мессенджер тулысынча тыелса, шулай ук ВПН тыелса, бары тик Ватаныбызныкы булган MAX кулланылса, IT-җинаятьләр мәсьәләсе  хәл ителер иде. Хәзерге вакытта мессенджерның әкрен эшләве дә вазгыятькә уңай йогынты ясар, ләкин аның тәэсирен бәяләүдә ул авырлык кичерде.

Өстәмә мәгълүмат: Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы бу  вазифаи затның  аңлатмасы дөреслеккә туры килмидип атады. Бу мессенджерны тыю  турында ведомствода бернинди дә фикер әйтелмәгән.

Ә сез, кадерле укучылар,  бу тема буенча нинди фикердә? Telegramны тыю телефон аша алдау очракларын киметерме? Фикерләрегезне аста калдырыгыз!

https://dzen.ru/a/aY26N9SrMzjM0Pc1?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев