Татарстан хөкүмәте аппараты түрәсе ышанычны югалту сәбәпле эштән азат ителде
Суд түрәне 2026 елның 5 апреленә кадәр өй арестына җибәрде, аны ришвәтчелеккә ярдәм итүдә гаеплиләр.
Татарстан Министрлар Кабинеты аппаратының торак-коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы Фаил Салихов ришвәтчелек буенча кылган гамәле өчен ышанычны югалту сәбәпле эштән алынган. Бу хакта дәүләт хезмәтеннән азат ителгән затлар исемлегендә мәгълүмат барлыкка килде.
Эштән азат итү турындагы карар 9 февральдә кабул ителгән. Шул ук көнне Салиховны кулга алганнар, ә суд аны ришвәтчелеккә ярдәм итүдә гаепләп, 2026 елның 5 апреленә кадәр өй арестына җибәргән. Бу эш буенча тагын бер шикләнелүче – Валерий Салтыков та кулга алынган.
Тикшерү версиясе буенча, Салтыков эшмәкәр Марат Мингазовка Салиховның Арбитраж судының хуҗалык бәхәсе буенча карарга йогынты ясарга ярдәм итәчәге турында вәгъдә биргән. Моның өчен Салтыков эшкуардан 2,5 миллион сум акча алган, бу акчаны түрәгә тапшырырга тиеш булган. Әмма, тикшерү мәгълүматларына караганда, Салихов мәсьәләне хәл итә алмыйча, акчаны Салтыковка кайтарган, ә ул, үз чиратында, аны үзләштереп, машина сатып алуга тоткан.
Фаил Салихов республика хөкүмәте аппаратында эшләгән, моңа кадәр дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек бүлеген җитәкләгән. Өч кешенең барысына да ришвәтчелеккә ярдәм итү турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: Алексей БУЛАТОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев