Татарстанда социаль челтәрләрдә теркәлү өчен яшь чикләвен кертергә дигән тәкъдим булды
Экспертлар аккаунт булдыруга ата-аналарның рөхсәтен мәҗбүри итәргә тәкъдим иттеләр.
Татарстан Иҗтимагый палатасында балаларны һәм яшьләрне кибер хәвефсезлектән һәм тискәре мәгълүмати йогынтыдан яклауга багышланган очрашу узды. Чарада Русия һәм Беларуссия экспертлары катнашты.
Экспертлар социаль челтәрләрдә теркәлү өчен яшь чиген кертергә тәкъдим иттеләр — 14 яшьтән кечерәк түгел — һәм ата-аналарның аккаунт булдыруга рөхсәтен мәҗбүри итәргә кирәк диләр.
Очрашуда катнашучылар борчулы статистика китерделәр: соңгы елда киберҗинаятьләр саны 30% ка арткан, ә кибербуллинг белән 70% бала очраша. Сүз уңаеннан, Беларуссия экспертлары «буллинг» терминын «котырту» һәм «мыскыл итү» сүзләренә алмаштыру тәкъдиме белән чыктылар. Алар фикеренчә, бу мәдәни тәңгәллекне сакларга ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова Президент Указы белән расланган Русия Федерациясенең Милли иминлек стратегиясендә имин мәгълүмат киңлеген үстерүгә һәм җәмгыятьне — беренче чиратта балаларны — идеологик һәм психологик йогынтыдан саклауга аерым игътибар бирелүен искәртте. Захарова сүзләренчә, мондый йогынты ил өчен җимергеч системалар һәм кыйммәтләр — эгоизм, иреклелек, әхлаксызлык, шулай ук патриотизм төшенчәләрен кире кагуга китерә.
https://dzen.ru/a/aZ_KywWwsDlXbo5n?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев